Казанда «TURKVISION» II Халыкара телевизион җыр конкурсы презентациясе узачак

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

17 июльдә  «Казан» милли мәдәни үзәгендә «TURKVISION» II  Халыкара телевизион җыр конкурсы презентациясе узачак . Анда чараны төп оештыручы – ТМВ ТV музыка телевизион каналы белән урыннарда сайлап алу турларын уздырачак һәм конкурсның финалын һәм ярымфиналын турыдан-туры эфирда күрсәтәчәк халыкара телевизион каналлар арасында килешүләр төзеләчәк.

Хөрмәтле журналистлар! 17 июльдә 15.00  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында  шушы вакыйгага багышланган матбугат конференциясе була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International