17 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее бакчасында «Сандецкий утарында Jazz» VIII Халыкара импровизация музыкасы фестиваленең икенче концерты була. Тамашачылар игътибарына «In Dialogo. Part IV» проекты тәкъдим ителә, анда барабанчы Александра Могилевич (АКШ) һәм «Нью-Йоркның алтын саксафоны» исемен йөртүче Яков Мейман чыгыш ясаячак.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация :jazzkazan2013@gmail.com.
(843) 236-69-31
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте