Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музееның ресурслар үзәгендә АКШ конгрессы китапханәсе коллекциясеннән "Фокуста –Америка " циклыннан "Кыргый Көнбатыш фотографияләрдә " күргәзмәсе ачылды

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музееның ресурслар үзәгендә АКШ конгрессы китапханәсе коллекциясеннән  "Фокуста –Америка " циклыннан "Кыргый Көнбатыш фотографияләрдә " күргәзмәсе ачылды.

Рус му­зе­е һәм Халыкара сәнгать һәм мәгариф фонды (АКШ) тарафыннан оештырылган әлеге күргәзмәдә  америкалы фотографлар  Эдвард Кертис, Джон Грэбилл тупланмаларыннан  XIX гасыр ахыры XX гасыр башы, шулай ук  «Лоуренс һәм Хаусворт» нәшрияты коллекциясеннән фотосурәтләре куелган. Хәзерге вакытта алар Кушма Штатлар Конгрессының  Вашингтондагы китапханәсендә саклана.

Америка индеецларының тра­ди­ци­он­ мәдәнияте күпләрдә зур кызыксыну уята.  Һәр фото уникаль, аларның һәрберсендә үзенчәлекле тарих сөйләнә.  Барлык фотосурәтләр вакыйгаларда катнашучылар – Томас МакКи, Джон Грэбилл, Эдвард Кертис, Фредерик Монсен һәм апалы-сеңелле Эмме һәм Майме Герхард тарафыннан төшерелгән.

236-69-31

www.izo-museum.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International