14 июльдә Татарстан Республикасы мәдәният министры каршындагы комиссия утырышы узды. Анда быелының беренче ярты еллыгында дәүләт мәдәният учреждениеләрендә бюджет акчаларының сарыф ителүенә уздырылган тикшерүләр йомгаклары каралды.
Комиссия утырышында министрлыкның структур бүлекчәләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте