Казандагы Лядов бакчасында шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр куелды. Бүген аның тууына 271 ел тулды.
Әлеге чара алдыннан "Әдәби ишегалды" циклыннан чираттагы акция узды.
Державинның мәшһүр «Һәйкәл» шигыре укылгач, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Державин һәйкәленә бер кәрҗин чәчәк куйды.
Шуннан соң чарада катнашучылар Лаеш районына юл алды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте