X Казан кинофестивалендә яшьләр программалары ачылачак

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

5 11 сентябрьдә Казанда  X Халыкара мөселман кинофестивале узачак.  Хәзерге вакытта күренекле кино белгече Сергей Лаврентьев (Мәскәү) җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе заявкаларны карау белән шөгыльләнә. Бер үк вакытта конкурстан тыш һәм параллель программаларны эшләү бара.  

Беренче тапкыр фестивальдә студентлар һәм яшьләр аудиторияләренә юнәлешле махсус программалар булдырыла. «Молодые Шорт'ы» секциясендә төрле илләрнең яңарак кына фильмнар төшерә башлаган режиссерларының кыска метражлы картиналары күрсәтеләчәк.  Фестиваль көннәрендә бу фильмнарны «Мир» кинотеатрында күрергә мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International