Г.Р.Державинның тууына 271 ел тулу уңаеннан бүген Бөтенроссия шигърият фестивале уза

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

14 июльдә  Г.Р.Державинның тууына  271 ел тулу уңаеннан бүген Бөтенроссия шигърият фестивале уза. Бәйрәм чаралары  Казанның Лядов бакчасында һәм Лаешның  Үзәк мәйданында оештырыла.

11 сәгатьтә Лядов бакчасында Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы, соңрак  үзенчәлекле «Әдәби ишегалды» узачак. Программада: Державин һәм Горький премияләре лауреатлары (Лилия Газизова, Рөстәм Сабиров, Ольга Левадная, Михаил Тузов, Елена Бурундуковская, Алена Кәримова), «Сдвиг» эксперименталь яшьләр театры, халыкара конкурслар лауреаты  Юлия Җиһаншина чыгышы.

Соңрак фестивальдә катнашучылар һәм аның кунаклары Лаеш районына юл алачак, анда Державин истәлеге белән бәйле урыннар буйлап кызыклы экскурсияләр уздырылачак. 

 16 сәгатьтә Лаешның Үзәк мәйданында Г.Р.Державин исемендәге Бөтенроссия премиясен тапшыру булачак.

Программа

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International