8 июльдә Татарстан Республикасы Милли музеена Архангельскидан кунаклар килеп китте. Музей берләшмәсе хезмәткәрләре һәм музей педагоглары-волонтёры – «Хәзинәләр картасы. Россия музейлары» проектында катнашучылар – Татарстан Республикасы Милли музее экспозициясе белән таныштылар.
Экскурсия тәмамланганнан соң Милли музей хезмәткәрләре белән очрашу булды. Музейчылар эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте