Быел «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» республика конкурсында Татарстан Республикасының халык һәм сәнгать һөнәрчелеге товарлары җитештерүче 229 оешма катнашты. Татарстан Республикасы Милли музее «Идел буе төбәге чишмәләре» уенын һәм «Казан риваятьләре» музей маршрутын тәкъдим иткән иде. 26 июньдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә конкурсның йомгаклау утырышы булды. Тавыш бирү юлы белән «Идел буе төбәге чишмәләре» конкурсның лауреаты исеменә, ә «Казан риваятьләре» музей маршруты 1 дәрәҗә дипломына лаек дип табылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте