10 июльдә Кама Тамагы мемориаль комплексында «Булгария» теплоходы һәлакәте корбаннарын искә алу чарасы узды. Фаҗига өч ел элек булды.
Матәмдә катнашучылар мемориаль комплекска өйлә вакытына килеп җиттеләр. Сөйки авылындагы кечкенә генә мәйданчыкта часовня, мәчет һәм һәлак булганнарның исемнәре язылган гранит һәйкәл куелган.
Матәм музыкасы яңгырады. Чарада югары вазыйфалар биләгән затлар да катнашты. Һәйкәлгә чәчәкләр куеп, бер минут тын торганнан соң җыелган халык елга ярына юнәлде. Катердан суга чәчәк бәйләмнәре салынды, гыйбадәтханәләрдә һәлак булганнарның рухына багышлап дога кылынды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте