Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов кушуы буенча быелның июль аенда Кырымда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары концертлары узачак.
Фестивальдә җиңгән 170 башкаручы Кырымның иң яхшы яшьләр коллективлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.
Беренче концерт 13 июльдә Севастопольнең Флот офицерлары йортында узачак. Чара Татарстан җитәкчелеге һәм Кара диңгез флоты командалагы ярдәме белән оештырыла. Концертка Татарстаннан армия хезмәте узучы 300дән артык егет чакырулы.
20 июльдә Татарстан артистлары Кырым ансамбльләре белән бергә Бахчасарай шәһәренең үзәк мәйданында чыгыш ясаячак. 22 июльдә тамаша «Артек» балалар үзәге сәхнәсенә күчәчәк. Балалар һәм яшьләр өчен танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләре осталык дәресләре, тренинглар уздырыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте