Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурсның II этабын игълан итә

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурсның II этабын игълан итә.

Анда тиешле иҗат берлекләре әгъзалары булып торучы сынчылар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар катнаша ала. II этапта катнашу өчен 8 июльдән 28 июләгә кадәр гарызнамә бирергә кирәк. Гарызнамәләр Казанның Пушкин урамындагы 66/33 йортта  402, 407кабинетларында кабул ителә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International