Казан яшь тамашачылар театрында Дмитрий Богославский пьесасы буенча «Кешеләр яратуы» спектакле күрсәтелә

2014 елның 8 июле, сишәмбе

9 июльдә Казан дәүләт яшь тамашачы театры озак көтелгән «Кешеләр яратуы» спектаклен күрсәтә. ДмитрийБогославский пьесасы буенча куелган ике пәрдәле мистик драманың режиссеры Туфан Имаметдинов, композиторы – Эльмир Низамов, сценографы – Лилия Имаметдинова.

Әсәрдә кешеләр арасында була торган ярату сурәтләнә. Шуның капма-каршысы буларак – Илаһны ярату. Спектакльдә шул илаһи яратуның кешеләр мохитендә булмавы турында бәян ителә. 

Хөрмәтле журналистлар, спектакль сезнең өчен 8 июльдә 18.00 сәгатьтә күрсәтелә.

 (843)292-08-00 e-mail: kazan_tuz.press@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International