Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар уза

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Бу атнада Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган төрле чаралар узачак. Чаллы филиалында, әйтик, «Гаилә – җәмгыятьнең иң мөһим өлеше» дигән әңгәмә, Бөгелмә филиалында  «Гаиләм –өметем һәм таянычым» дигән әдәби кичә уздырыла. Шуңа охшаш чаралар башка филиалларда да әзерләнә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International