Татарстан Республикасы профессиональ коллективларының авыл клубларында гастрольләре дәвам итә. Алар авыл клубларының ярдәм итү һәм эшчәнлеген активлаштыру өчен оештырыла. Профессиональ артистлар беренче чиратта «Авыл клубы» программасы буенча төзелгән күпфункцияле мәдәният үзәкләрендә чыгыш ясыйлар.
Июльдә Татарстан Республикасының «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле Минзәлә, Чирмешән районнарында “Агыйделдә таң атты” программасын күрсәтте. 10 һәм 11 июльдә концертлар Мөслим районы авылларында булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте