7 июльдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә күренекле рус шагыйре ЕвгенийЕвтушенко чыгыш ясый. Концерт кичке сәгать алтыда башлана.
1990нчы еллардан Евтушенко АКШта яши, университетта рус шигърияте буенча лекцияләр укый.
Сиксән яшьлек шагыйрь туган илендә сирәк чыгыш ясый, әмма Казанда сәхнәгә чыгарга ризалыгын бирде. Иҗат кичәсе программасы «Гомер – могҗиза» дип атала һәм аны тамашачыларга Эдуард Трескин тәкъдим итә.
Аккредитацияне press@kazan-opera.ru адресына язып узарга мөмкин.