1 июльдә Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белгечләр һәм укучылар өчен «Брайль системасы буенча китаплар уку – проблемалар һәм перспективалар» дигән он-лайн конференциядә катнашты.
Анда рельефлы-нокталы шрифтны хәзерге шартларда файдалану, Брайль буенча язу приборларының сыйфат тасвирламалары, РНШны өйрәнү эшен үстерүнең практик аспектлары, Брайль китапларын бастыру сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте