Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Дизайн дөньясында» дигән күргәзмә ачылды

2014 елның 1 июле, сишәмбе

3 июльдә 15.00 сәгатьтә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында  «Дизайн дөньясында» дигән күргәзмә ачыла.  Анда тамашачыларга дизайн сәнгатенең ике популяр юнәлеше  –  интерьер  дизайны һәм тирәлек дизайны буенча эшләр тәкъдим ителәчәк.  Дизайнерларның  «хыял очышы»  70 эштә – Татарстан Республикасы Дизайнерлар союзы һәм  КГАСУның дизайн факультеты студентлары  башкарган  эшләнмәләр макетларында һәм оригиналь проектлы планшетларда гәүдәләндерелгән.

Моннан тыш, күргәзмәне ачу вакытында КГАСУның дизайн факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International