1 июльдә Нурлат муниципаль районы Якты Күл авылында күпфункцияле үзәк ачылды.
200 кешегә исәпләнгән комплекс ике айда төзелгән. Яңа бинада өч учреждение – китапханә, медпункт һәм клуб урнашкан. Аны ачуда республиканың күп кенә рәсми затлары катнашты. Биредәге китапханә гаять бай, ә ул урнашкан бина бик матур – шуңа да кунаклар монда язучылар белән очрашулар, укучылар конференцияләре уздырырга кирәк дигән фикерләр әйттеләр. Чара Нурлат үзешчәннәре әзерләгән концерт белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте