X Казан кинофестивалендә катнашу өчен бирелгән заявкаларны кабул итү тәмамланды

2014 елның 1 июле, сишәмбе

1 июльдә Казандагы X Халыкара мөселман кинофестивалендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул итү тәмамланды. Оештыру комитеты быел 56 илдән 500 заявка алды. Юбилей форумы программасы 1 августка кадәр эшләнәчәк. Конкурс программасына төрле номинацияләрдәге 50 фильм алыначак. Теге яисә бу сәбәп белән төп программага узмаган фильмнардан конкурстан тыш программа төзеләчәк.

Фестиваль 5  11 сентябрьдә узачак. Рәсми сайты – http://kazan-mfmk.com.

Конкурс программасыннан тыш кинематография әһелләре осталык дәресләре бирәчәк, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International