30 июньдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында күренекле татар опера җырчысы Мөнирә Булатованың (1914-2011) тууына 100 ел тулуга багышланган «Кармен» (Ж.Бизе) спектакле уйнала.
Төп рольдә – Украина Милли операсы солисты Анжелина Швачка, Хозе һәм Эскамильо партияләрен Мария театры солистлары Әхмәт Агади һәм Владимир Мороз башкара, дирижер буларак Казанда беренче тапкыр Никола Джулиани (Италия) чыгыш ясый.
30 июньдә 11.00 Казанның Яңа Татар зиратында Мөнирә Булатованың каберенә куелган истәлек ташын ачу булачак.
Спектакльгә аккредитация узу өчен press@kazan-opera.ru.эл.почтасына язарга кирәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте