Татарстан Республикасы Милли музее «Безнең Тарих» лагерен оештыра

2014 елның 1 июле, сишәмбе

7 21 июльдә Татарстан Республикасы Милли музее Кама елгасы ярындагы  Шуран авылы янында (Лаеш районы)  «Безнең Тарих» лагерен оештыра.

Быел лагерьгә килүчеләр дүрт йөз ел үткәнгә сәяхәт кылачак. Россия империясендә бу дәверне «Гыйсьянчылык чоры» дип атау гадәткә кергән. Биредә һәркем үзенсугышчы, рухани, һөнәрче һәм башка шундый  тарихи персонажлар итеп хис итәргә, шулар роленә керергә мөмкин. Әлбәттә инде күңелле ял, су коену, кызыну, төнге учак янында гитара моңнарын тыңлау – барысы да булачак.

292-89-84, 292-72-67, 892743240 02

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International