Россия мәдәнияте көннәре һәм Сабантуй бәйрәме – Лондонда

2014 елның 1 июле, сишәмбе

2014 елда Британия белән Россия арасындагы мәдәни багланышлар тагын да ныгыячак.Һәр ике илнең бай мәдәни традицияләрен чагылдыручы бик күп чаралар уздырылыр дип көтелә. Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй шул чараларның иң ямьле һәм иң истәлеклеләреннән берсе – ул Лондонда 8 июньдә узды. 

Бәйрәмне ачу тантанасын Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов уздырды. Бәйрәмдә катнашучыларны шәрәфле кунаклар, рәсми затлар тәбрикләделәр, җылы чыгышлар яңгырады, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Британия татарларының зур бәйрәменә Татарстаннан, Италия, Литва, Казахстаннан, Мәскәү шәһәреннән мәртәбәле кунаклар килгән иде. Татарстан сәнгать әһелләре концерты бик матур узды.

centrtat@yandex.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International