Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән «Татарстан – бармак битләрендә» проекты (авторлары – Закирова Г.Т., Чернова Д.Ю) 2014 елда Рус география җәмгыятенең дүртенче ачык грантлар конкурсына тәкъдим ителеп, җиңү яулады.
Проектның төп максаты – күзләре күрмәүче кешеләрнең география һәм туган якны өйрәнүгә бәйле белем алуы өчен мөмкинлекләр тудыру.