Татарстан Республикасы Милли музеенда Казан шәһәренең җәйге мәктәп лагерьларында ял итүче балалар өчен «Сабантуй» һәм «Чишмәләр» дигән күчмә музей дәресләре уздырылды.
«Сабантуй» бәйрәме музей ишегалдында, шулай ук мәктәпләр ишегалдында беренче тапкыр гына уздырылмый инде. Балалар милли бәйрәмдә бик теләп катнашалар, уеннар, бәйгеләр, җыр-бию - болар барысы да уңганнар, чаялар, кыюлар өчен үз-үзләрен күрсәтергә менә дигән форсат. «Чишмәләр» музей дәресендә исә Идел буе төбәгендә яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре, уен-йолалары, милли киемнәре белән танышып, балалар үзләре өчен бик күп кызыклы яңа мәгълүмат туплап киттеләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте