«Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда «Свияжск Гражданнар сугышында» күргәзмәсе ачыла

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

4 июльдән 30 ноябрьгә кадәр«Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда  «Свияжск Гражданнар сугышында» күргәзмәсе ачыла. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Милли музее, КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли архивы белән бергәләп оештырылган.

Күргәзмәдә сугышта катнашучыларның истәлекләре, документлар, газета-журналларда, шул исәптән Свияжскида нәшер ителгәннәрендә, басылган мәгълүматлар, уникаль фотосурәтләр аша 1918 елның җәе-көзендә булган вакыйгалар – большевиклар революциясенең язмышы Свияжскида хәл ителгән чор вакыйгалары турында бәян ителә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International