Филармониядә хәйрия концертлары фестивале узды

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Гомер изге эшләр өчен бирелгән» дигән шигарь белән 27 – 29 июньдә Хәйрия концертлары фестивале узды.

Татарстан Республикасы Филармоник джаз-оркестры Е.Г.Ласточкина исемендәге начар ишетүче балалар өчен махсус мәктәп-интернатына тапшыру өчен концерт бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры һәм Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармония музыкаль-әдәби лекторие концертларыннан җыелган акча «Апрель» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр файдасына тапшырылачак.

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы ансамбле музыкантлары Саба районының Югары Утар балалар йорты-интернатына ярдәм йөзеннән концерт күрсәтте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International