«Таң» халык җыр һәм бию ансамбле «Родники России» XXII Бөтенроссия фестиваленең йомгаклау концертында катнашты

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

Чүпрәле районының «Таң» халык җыр һәм бию ансамбле «Родники России» XXII Бөтенроссия фестиваленең йомгаклау концертында катнашты. Фестиваль Чабаксар шәһәрендә узды.

Анда Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән - 39, Кытайдан - 2, Италиядән 1 коллектив, Азәрбайҗаннан, Белоруссия һәм Эстониядән иҗат коллективлары катнашты.

Югары башкару осталыгы һәм фестивальдә актив катнашуы өчен «Таң» ансамбле дипломнар белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International