Камаллылар Театраль Сабантуйда катнаша

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

28 июньдә, җәйге ялларга китәр алдыннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасы традиция буенча оештырылып килгән Театраль Сабантуйда катнаша.

2014 елгы Республика Театраль Сабантуй нигезләмәсендә әйтелгәнчә, әлеге Театраль “сабан бәйрәме” тәүге мәртәбә 2005 елда үтә. Беренче сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында уздырыла. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә.

Театраль Сабантуй төрле елларда Саба, Арча районнарында, Казанның Мирный бистәсендә дә уздырылды. Быелгы 8 Сабантуй беренче мәртәбә Яр Чаллы шәһәрендә булачак.

Сабантуй “театраль” дип аталуга карамастан, аның программасында традицион уен-ярышлар: йомырка куелган кашык кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, һәм, әлбәттә инде, милли көрәш. Нәкъ менә шушы көч сынашу төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була.

Театраль Сабантуй – 2014 абсолют батыры исеменәГ.Камалтеатрыннан Алмаз Гәрәев, Айрат Арсланов һәм 2008 елдаиндеабсолют батыр калган Минвәли Габдуллин көчсынашачак. Сүзуңаеннан, Театраль Сабантуй мили көрәшендә бары тик театр артистлары гына катнаша ала.

Сигезенче Театраль Сабантуй 28 июньдә Яр Чаллы шәһәре Мәйданында узачак. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.

Г.Камал исемендәге театрның Матбугат хезмәте,

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International