29 июньнән 19 июльгә кадәр«Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Ташлар җыры» дигән халыкара симпозиумы уздырыла.
Цифрлы технологияләр бик киң кулланылган, алга киткән мәдәниятләр бөтен дөньяда үз тәэсирен җәелдергән бер вакытта, этник берлек билгеләрен саклау зарурлыгы үзен аеруча ачык сиздерә. Скульптура симпозиумнары, әлеге этник хосусиятләрне ачыклау максатын куеп, милли традицияләрне саклап калуга һәм яклауга ярдәм итәләр, милли сынлы сәнгатьтә яңа мөмкинлекләр ачып, үсеш юлларын күрсәтәләр.
Симпозиумга илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән вәкилләр чакыруы белән Казан үзенең төрки дөнья мәдәни башкаласы статусын тагын бер кат раслый. Әлеге чара шулай ук сынлы сәнгатьне популярлаштыру, шәһәр урамнарын, биналарын, парк-бакчаларын милли үзенчәлекне һәм халыкның бай мәдәниятен чагылдыручы югары кимәлдәге сәнгать әсәрләре белән бизәүгә юнәлдерелгән.
Симпозиумның темасы – «Ташлар җыры» (этник тарих, рухи мәдәният, төрки-татар фольклоры). Стиль, эчтәлек һәм ысуллар ягыннан чикләү юк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте