«Крутушка» VI халыкара этник фестивале 22 –24 августта традицион рәвештә Крутушка поселогында «Байтик» балалар савыктыру лагере территориясендә уздырыла. Катнашучылар һәм кунаклар өчен фестиваль барышында этник музыканың төрле юнәлешләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре җитештерү буенча осталык дәресләре, һөнәрчелек ярминкәләре, төрле арт-проектлар, күргәзмәләр, театраль һәм бию кичәләре, кино һәм анимация фильмнары презентацияләре, танылган музыкантлар, сәнгать әһелләре белән очрашулар кебек кызыклы чараларүткәрелә.
Узган елда фестивальдә биш меңнән артык кеше булып киткән, ә биш еллык тарихы эчендә анда йөздән артык иҗат коллективы – Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән чит илләр вәкилләре катнашкан.
Быел «Крутушка» фестивале Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан «2014 – 2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» программасы кысаларында дәүләт ярдәме алды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте