28 июньдә Чаллының «Прибрежный» паркында VIII «Театраль сабантуй-2014» ачыла

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

28 июньдә Чаллының  «Прибрежный» паркында  VIII «Театраль сабантуй-2014» ачыла. Анда Әлмәт, Буа, Минзәлә, Түбән Кама театрлары, Г.Камал, Г. Кариев, К.Тинчурин исемендәге театрлар, «Әкият» курчак театры артистлары катнашачак.

Бәйрәм программасына Сабантуйлар өчен традицион булган ярышларның барлык төрләре диярлек кертелгән. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Мондый театраль Сабантуйлар республикада 2005 елдан бирле уздырыла. Беренчесе – Биектау районының Әлдермеш авылында узды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International