Муниципалитетлар карамагындагы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре каралды

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

25 июньдә Яңа Кырлай авылында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды. Анда депутатлар Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнарында «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законының үтәлешен тикшерделәр. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова алып барды.

Арча районында туристларга кызыклы булырдай күп кенә мәдәни объектлар бар. Депутатлар көннең беренче яртысында шуларның кайберләрендә булдылар.

Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Светлана Персова муниципалитетлар карамагындагы күп кенә мәдәни һәм тарихи объектларның торышы борчу тудыруы һәм ашыгыч рәвештә аларны саклап калу юнәлешендә эш алып барырга кирәклеге турында сөйләде.

Утырышта тикшерелгән мәсьәләләр буенча фикер алышуда күп кенә рәсми затлар, эшмәкәрләр, галимнәр катнашты.

Фикер алышуларга йомгак ясап, комитет карар кабул итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International