26 июньдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының «Алтын Урда» балетын «Mezzo» телеканалында турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк. Әлеге балет театр заказы буенча язылган, дөньякүләм премьерасы 2013 елның сентябрендә булды.
Либреттосын Татарстан Республикасының Халык шагыйре Ренат Харис, музыкасын композиторРезеда Ахиярова язган, балетмейстеры – Георгий Ковтун.
Балетта Алтын Урда дәүләтенең соңгы еллары, аның таркалуы башланган чор сурәтләнә. Сюжетның нигезендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, саф мәхәббәт хисләре, хакимияткә омтылу, хыянәт һәм тугрылык, җиңү шатлыгы һәм җиңелү ачысы, бүгенге көн өчен дә гаять актуаль бик күп башка проблемалар ята.
Бу спектакльдә театрның балет, хор, оркестр төркемнәре, мим ансамбле, шулай ук Казан хореография училищесы студентлары катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте