«Иман моңы» III халыкара дини музыка фестивале гала-концерты Казан Кремленең Туп сараенда узачак

2014 елның 24 июне, сишәмбе

26 июньдә «Иман моңы» III халыкара дини музыка фестивале гала-концерты Казан Кремленең Туп сараенда узачак.

Ачык сәхнәдә төрле чорларда, Җир шарының төрле почмакларында  кешенең Аллаһка җан баглавы темасы чагылыш тапкан музыканы төрле стиль һәм юнәлешләрендә башкаручылар чыгыш ясаячак. Монда – православие, лютеран, католик, яһүд дини музыкасы, Коръән сүрәләре, афроамерикалыларның дога җырлары – барысы да булачак.

Концертның концепциясе – төрле дин вәкилләре өчен изге урыннарга виртуаль сәяхәт кылу. Музыка дулкыннарында тамашачы Европаның атаклы соборларына, ислам дөньясының гүзәл мәчетләренә, изге Иерусалим шәһәренә, Россия храмнарына барып чыгачак. Кунаклар да булачак: Украинадан, Казахстаннан танылган башкаручылар килер дип көтелә.

Концерт кичке сәгать җидедә башлана. Керү – түләүсез.

Хөрмәтле журналистлар! Иртәгә 25.06. – 18.00 фестивальнең йомгаклау концертына аккредитация тәмамлана. Соңга калмагыз!  Аккредитация узу өчен:e-mail: gbkz-press@mail.ru.

8-987-289-52-98, 8-905-314-13-06.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International