«Валда Шинясь» мордва халык бәйрәме Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында узды

2014 елның 24 июне, сишәмбе

21 июньдә «Валда Шинясь» мордва халык бәйрәме Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында узды. Ул кояш торгынлыгының беренче көненә туры китереп бәйрәм ителә.

«ВалдаШинясь»ны уздыруга Татарстан Республикасы Мәдәният министры грант бүлеп бирде.

Бәйрәм авыл уртасындагы Кунак аланында узды. Анда төрле уеннар, ярышлар булды, җыр-бию, уен-көлке яңгырап торды, төрле тәм-том, мордва кухнясы ризыклары әзерләнде, алар белән сәүдә итү барды. Кунаклар да бар иде: Татарстан Республикасының кайбер районнарыннан, Сызрань шәһәреннән, Саратов өлкәсеннән, Мордовия Республикасыннан килгән фольклор коллективлары үзләренең осталыгын күрсәтте. Кунаклар да, авыл халкы да рәхәтләнеп күңел ачты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International