Россия Федерациясендә игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында һәм «Китап-фест 2014» фестивале дәвамы буларак, 11 июньдә «Әдәби ишегалды» проекты башланып китте. Бу чаралар вакытында казанлылар язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән үзләре яшәгән ишегалларында очрашып аралашу мөмкинлегенә ия булалар. Проектның максаты – китапка сүнә барган мәхәббәтне тергезү, язучыларның яңа әсәрләре, тулаем иҗатлары белән таныштыру, Казан үзәгеннән читтә урнашкан районнар, салалар халкын мәдәни тормышка тарту.
«Әдәби ишегалды» түбәндәге урыннарда узачак:
- 24 июнь, 14.00 – Тимерюлчылар сарае каршындагы мәйданда (Юдино);
- 25 июнь, 11.00 – Сыртланова урамындагы бакчада.
Иҗади очрашулар һәр атнада уздырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте