Бүген Доха шәһәрендә (Катар дәүләте) ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 38нче сессиясе карары белән Болгар тарих-археология комплексы Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Бу хакта, фикер алышулардан соң, Катар әмиренең туганы, шәех әл Маясса бине Хамад бине Хәлифә әл Тани игълан итте.
Болгар тарих-археология комплексы Исемлеккә кертелгән 1002нче объект булды.
Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә 2013 елда тәкъдим ителгән иде. Бөтендөнья мирас комитеты үзенең узган елның июнендә Пномпень шәһәрендә (Камбоджа) булган сессиясендә борынгы Болгар шәһәренең универсаль кыйммәтен таныды. Шуның белән бергә объект буенча заявка ЮНЕСКОның консультатив органнары белән бергә эшләп бетерү өчен җибәрелде. Болгарда киңкүләмле яңадан торгызу һәм реставрацияләү эшләре Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә “Яңарыш” фонды ярдәме белән уздырылды.
“Болгар тарих-археология комплексы” номинациясе буенча фикер алышуларның башында, узган елның сентябрендә Казанда һәм Болгарда булыпкиткән, Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС) эксперты Бритта Рудольфф чыгыш ясады. Ул Болгар тарих-археология комплексына кыскача характеристика бирде, тарихи объектлар һәм реставрация эшләре турында сөйләде. Болгарда саклау буенча башкарылган эшләрне югары бәяләде.
Алга таба “Болгар тарих-археология комплексы” номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты әгъзалары – Ливан, Филиппин, Казакъстан, Сенегал, Польша, Япония, Катар, Индия, Германия, Финляндия, Колумбия, Алжир, Сербия, Малайзия һәм Төркиянең даими вәкилләре хуплады.
Катарның ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиле Али Зайнал 2012 елда Болгарда булуы турында сөйләде. Татарстан Республикасы исеменнән рәхмәт сүзе белән ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова чыгыш ясады. “Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы, безнең өчен бик мөһим булган һәм озак көтелгән, борынгы Болгар шәһәрен Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турындагы карарны шатлык белән кабул итә. Безнеңөчен Болгарны саклау – ул югары культура өлкәсе, ул киләчәк буыннар алдында бик зур җаваплылык”, - дип белдерде ул. Делегация составында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, мәдәни мирасны өйрәнү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче фәнни институтлар директорлары, галимнәр дә бар иде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте