19 июньдә Г.Тукай музеенда Казанның 18нче хастаханәсе баш табибы Рөстәм Бакиров авторлык экскурсиясе уздырды. Ул 15 июньдә билгеләп үтелгән Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган иде.Беренче карашка, музей хезмәткәрләренең экскурсия уздырырга һөнәре буенча әдәбият-сәнгать дөньясыннан ерак торган шәхесне – табибны чакырулары сәеррәк тә тоела кебек. Әмма Рөстәм Бакиров күңел кыллары белән татар дөньясына, аның тарихына, әдәбият-сәнгатенә, моңнарына гаять тыгыз бәйләнгән. Ул бөек шагыйрьнең тормышына, иҗатына кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Тукайның сәламәтлегенә, аның чиренә бәйле четерекле сорауларга да җавап бирергә тырышты.
293-17-66, 293-17-50, 292-32-18.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте