23–24 июньдә Чуваш Республикасының Комсомольски районы Комсомольски авылында «Урмай зәлидә» халыкара традицион төрки дөнья мәдәнияте фестивалеуздырыла.
23 июньдә 20.00 – 23.00 сәгатьтәhttp://urmai.ru/сайтында фестиваль он-лайн режимында узачак.
«URMAI-ZALIDA» фестивале төрки халыкларның иң яхшы этник иҗат коллективларын, аерым башкаручыларны ачыклау, этник хореография, инструменталь музыка, вокал һәм халык иҗатын популярлаштыру, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрнең бу өлкәдә тәҗрибәсен өйрәнү, алар белән багланышлар урнаштыру максатларында оештырыла.
Фестивальдә Татарстан, Чувашия, Башкортостан, Кабардин-БалкарРеспубликасы, Саха-Якутия, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән (Россия Федерациясе), Кытай, Төркия, Үзбәкстаннан читтән торып сайлап алынган башкаручылар һәм коллективлар катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте