Чабаксарда Идел буе федераль округы субъектлары арасында Россия Федерациясе Президентының Указын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы эш нәтиҗәләрен ачыклау һәм популярлаштыруга багышланган конференция узды

2014 елның 20 июне, җомга

17-19 июньдәЧабаксарда Идел буе федераль округы субъектлары арасында Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә Мәдәният елын уздыру турында» 2014 елның 22 апрелендәге 375 номерлы Указын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы эш нәтиҗәләрен ачыклау һәм популярлаштыруга багышланган конференция узды. Анда Саратов, Пенза, Түбән Новгород, Киров, Самара, Ульян, Оренбург өлкәләре, Пермь крае, Татарстан Республикасы , Башкортостан, Мари Эл, Удмуртия, Чувашиянең мәдәният министрлыклары һәм закон чыгару собраниеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International