19 июньдә Хәзерге заман сәнгате галереясенең Графика залында «За сусеки» күргәзмәсе ачыла. Анда күренекле рәссамнарның гадәттә халык игътибарына чыгару күздә тотылмый торган эшләре күрсәтелә. Төрле кораллар белән төрле материалларда ясалган, алга таба алар нигезендә картиналар, сыннар һ.б. сәнгать әсәрләре туган эскизлар, этюдлар, сызымнар тамашачыларда кызыксыну уятыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте