15 июньдә Сәмәйнең Полковничий утравында Сабантуй гөрләп узды. Анда Казахстан Республикасының күп кенә рәсми затлары, кунаклар катнашты. Дөньяның төрле почмакларыннан Сәмәйдәге Сабантуйны котлаган күпсанлы телеграммалар алынды. Мәйданга җыелган халыкка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләре укылды.
Җыр-биюле, ярыш-узышлы бәйрәм бик күңелле узды, йөрәкләрдә җылы хисләр, онытылмас тәэсирләр калдырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте