Г.Тукай музеенда 18 номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Бакиров экскурсия уздыра

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

19 июньдә  14 сәгатьтә Г.Тукай музеенда 18 номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Рөстәм Бакиров экскурсия уздыра.

Бу экскурсия 15 июньдә билгеләп үтелә торган Медицина хезмәткәрләре көненә багышлана.  Татар тарихын, әдәбиятын, милли җырларыбызны ихлас күңелдән яратуы сәбәпле, баш табибның экскурсия уздыруга чакырылуы гаҗәпләнү тудырмый. Рөстәм Бакиров бөек шагыйрьнең иҗаты, тормышы турындагы уй-фикерләре белән уртаклашачак, шулай ук аның сәламәтлеге, чире, ни өчен аны дәвалый һәм үлем тырнагыннан йолып кала алмаулары турындагы гаять четрекле сорауларга да җавап бирергә тырышачак.  

293-17-66, 293-17-50, 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International