В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Уфага 12 көнлек гастрольгә китә. 20 июньнән 1 июльгә кадәр Башкортстанның Академия рус театры сәхнәсендә качаловлылар иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Театр афишасында Б.Брехтның «Трехгрошовая опера», А.Н.Островскийның «Глумов», Д.Бокның «Скрипач на крыше», В.Катаевның «Квадратура круга», М. А.Булгаковның «Роковые яйца», А.С.Пушкинның «Пиковая дама» спектакльләре уйналачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте