Татарстанда хәзерге вакытта 8 мәдәни мирас объектында төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова сөйләде.
Исемлеккә Лев Толстой яшәгән йортның флигельләре, Карл Маркс урамындагы лютеран чиркәве, Гали мәчете, мәдрәсәсе (Саба районының Сатыш авылы), «Гобәйдия» мәдрәсәсе биналары комплексы (Ютазы районының Бәйрәкә авылы), Ушков йорты (Менделеевск районы), «Долгая поляна» паркындагы Молостовлар йорты һәм утары (Тәтеш районы) һәм Боратынский утары кертелгән.
Быел инвесторлар хисабына эшләр башкару дәвам итәчәк. Горький урамындагы элеккеге «Волга» номерларын реставрацияләү тәмамланачак. Элеккеге матбугат йортында кунакханә ачылачак. Бу бинаның беренче катында «Татарстан китап нәшрияты»ның китап кибете урнашачак. Конференцияләр залын төзекләндерү тәмамланган инде. Анда төрле мәдәни чаралар уздыру күздә тотыла.
Министр урынбасары Александр пассажында да төзекләндерү эшләре барганлыгын әйтте.
Төзекләндерү эшләреннән тыш, туристларга хезмәт күрсәтәчәк башка биналар төзү дә планлаштырыла. «Быел, мәсәлән, Черек күлдәге «Шәһәр панорамасы» объекты төзелә башлады. Бу күргәзмәләр комплексында куелган экспонатлар Казанның XVI, XVII, XVIII йөзләрдә ниндирәк булганлыгын күзалларга мөмкинлек бирәчәк», - диде С.Персова.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте