27 -29 июньдә Г.Тукай исемендәгефилармония янындагы бакчада хәйрия концертлары фестивале узачак. Бу концертларны уздыру керем алуга юнәлтелмәгән. Монда бары Казанның һәм Татарстанның кайбер балалар учреҗдениеләре өчен акча җыелачак.
Филармония бакчасында мондый концертлар Мәдәни Универсиада кысаларында былтыр беренче тапкыр оештырылган иде. Әлеге мәдәни оешма администрациясе матур башлангычны традициягә әверелдерергә ниятли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте