Казан турындагы күргәзмә Бурсада ачылды

2014 елның 17 июне, сишәмбе

16 июньдә Бурсаның (Төркия) шәһәр музеенда  «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» фотокүргәзмәсе ачылды. Төрки телле илләр фоторәссамнарының 100 эше куелган күргәзмәне ТӨРЕКСОЙ һәм Бурса шәһәре мэриясе оештырган. Ул бер ай дәвамында эшләячәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International