Габдулла Тукай музеенда «Сабантуйда төсләр бәйләме» дигән күргәзмә ачылды

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

10 июньдә Г.Тукай музеенда «Сабантуйда төсләр бәйләме» дигән күргәзмә ачылды. Ул музейның 28 еллыгына багышланган.

Г.Тукай әсәрләрендә Сабантуйны сурәтләүгә зур игътибар бирә. Шуңа күрә музейда мондый темага күргәзмә оештырылу урынлы. Тамашачылар хозурына күренекле рәссамнарның әлеге милли бәйрәмебез күренешләре сурәтләнгән картиналары тәкъдим ителә.

Күргәзмәне ачу тантанасында күп кенә шагыйрьләр һәм галимнәр, артистлар  катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International