Төрле ил студентлары Габдулла Тукай шигырьләрен укыячак

2009 елның 24 апреле, җомга

 

26 нчы апрельдә сәгать 16.00 да “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Тукай моңы” күргәзмәсе ачыла. Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре куелган күргәзмә залларында Казанда укучы чит ил студентлары төрек, казакъ, кыргыз, үзбәк, кытай телләрендә Габдулла Тукай шигырьләрен укыячак. Чарада Татарстанның танылган шагыйрьләре дә катнаша.

27 нче апрельдә сәгать 14.00 да биредә Татарстанның танылган һәм яшь шагыйрьләре катнашында Шигъри марафон башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International